Карачаево-Черкесия казые коронавирустан үлгән
Ибраһим хаҗи берничә көн элек авырый башлаган булган.
Карачаево-Черкесия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары, республика казые Ибраһим Катчиев коронавирустан соң барлыкка килгән авырулардан үлгән. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы Диния нәзарәтенә сылтама белән хәбәр итте.
«Ул берничә көн элек авырый башлады. Соңгы арада Ибраһим хаҗиның хәле начарланды, без барыбыз да аның өчен дога кылдык», дигәннәр нәзарәттә.
Карачаево-Черкесия башлыгы Рәшид Темрезов мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашкан.