Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карабодайны ничек дөрес итеп пешерәләр?

Карабодай ярмасына су яки кефир салып, төнгә калдырган очракта, ярма файдалырак була.

news_top_970_100
Карабодайны ничек дөрес итеп  пешерәләр?
https://pixabay.com

Табиб-диетолог Светлана Фус сүзләренчә, карабодай файдалы булсын өчен, аны дөрес итеп пешерергә кирәк. Карабодай пешергәндә суның күләмен карап торыгыз. Ярма пешә торган суда файдалы матдәләр күп була. Бу турыда «Российская газета» яза.

«Шуңа күрә пешергәндә суның микъдарын алдан ук дөрес итеп үлчәп салырга кирәк. Артык суны түгеп әрәм итмәс өчен. Идеаль пропорция — 1:2,5 (1 өлеш карабодай ярмасы һәм 2,5 өлеш су)», — ди Светлана Фус.

Карабодай ярмасы яратучыларга диетолог аны хайван аксымы белән кушып ашарга киңәш итә. «Бу сөтле карабодай боткасы, йомыркалы карабодай боткасы, кош ите белән ботка, хәтта эремчек белән карабодай боткасы», — ди ул.

Мондый комбинацияләр ашауны балансланган һәм файдалы итә.

Фус сүзләренчә, пешерер алдыннан ярманы суда җебетергә кирәк. Аннары сыеклыкны түгеп, чиста суда пешереп бетерергә.

Диетолог, медицина фәннәре докторы, профессор Алексей Ковальков исә карабодайны көн саен ашамаска киңәш итә. Атнасына өч тапкыр ашау җитә, ди ул. Шулай ук бу табиб карабодайны пешермичә генә ашау файдалы булуын искәртә. Моның өчен карабодай ярмасына су яки кефир салып, төнгә калдырыгыз. Нәтиҗәдә ярма каты булып кала, таралмый, организм өчен дә файдалырак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100