news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Карабодай ярмасын пешергәндә ни өчен сода кушалар?

Аш содасы салсаң, карабодай ярмасы күпереп, таралып китеп пешә.

news_top
Карабодай ярмасын пешергәндә ни өчен сода кушалар?
https://pixabay.com

Карабодай ярмасын пешергәндә кайбер хуҗабикәләр аш содасы өстәп җибәрә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Пычак очында гына аш содасы салсаң, карабодай ярмасы күпереп, таралып китеп пешә. Ярманың үзенә генә хас исе дә бетә.

Ярманы юганда яхшылап чайкап бетермәгән булсагыз, аш содасы кушкач, ярма кабыклары өскә калкып чыгар — аларны алып ташлау уңайлы булыр.

Сода кушылган ботканы болгатмыйча да пешереп була, ул көйми.

Сода — ул селте. Аны ризыкка кушканда сак булырга кирәк. Боткага сода кушсагыз, тозны ике тапкыр кимрәк салырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар