news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Карабодай пешергәндә кәстрүл капкачын ачык тотаргамы, ябаргамы?

Пешерер алдыннан ярманы кыздырып алырга була.

news_top
Карабодай пешергәндә кәстрүл капкачын ачык тотаргамы, ябаргамы?
https://pixabay.com

Карабодай ярмасын пешергәндә кәстрүл капкачын ачык тотаргамы, әллә ябып куяргамы - күп кенә хуҗабикәләр шушы сорауга төгәл генә җавап бирә алмый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кәстрүл капкачын ябык тотарга кирәк. Карабодай ярмасы тигез пешеп бетсен өчен, сыеклык һәм ярма күләмен дөрес итеп санагыз. Карабодай пешергәндә 1 өлеш ярмага 2 өлеш су салалар.

Капкачны ачык килеш пешергәндә, сыеклык бик күп итеп парга әверелә. Бу очракта карабодай пешеп бетми. 

Шуңа күрә кәстрүл капкачын куллану хәерле.

Карабодайның тәме тагын да яхшырак булсын өчен пешерер алдыннан ярманы кыздырып алырга була. Таба коры булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар