news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Карабодай кәтлите рецепты

news_top
Карабодай кәтлите рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Ярмалардан, боткадан тыш, кәтлит тә ясап була. Шулай итеп, карабодай кәтлите ясарга керешәбез.

Кәтлит өчен карабодай ярмасы, 2 йомырка, атланмай, тоз, борыч кирәк.

Карабодайны суда пешерергә (алдагы көннән калган ботканы да шул рәвешле яңартырга мөмкин), атланмай, тәмләткечләр салырга. Аннары 2 йомырка салып, блендер белән бертөрле масса ясарга. Табада үсемлек маенда суган, кишер кыздырырга, карабодай массасына салып болгатырга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Кәтлитләр ясарга, 2 ягын да онда әвәләргә һәм үсемлек маенда 2 ягын да кыздырырга.

Табынга кайнар килеш кибет каймагы белән бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар