Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таулы Карабахта тагын сугыш: Азәрбайҗан «терроризмга каршы көрәш» операциясен игълан итте

news_top_970_100
Таулы Карабахта тагын сугыш: Азәрбайҗан «терроризмга каршы көрәш» операциясен игълан итте

Бүген Азәрбайҗан Таулы Карабахта «конституцион тәртипне саклау» максатыннан антитеррор операциясен игълан итте. Азәрбайҗан белдерүенчә, тынычлык урнаштыру өчен, Карабахтан әрмән хәрбиләрен чыгару һәм Степанакерттагы режимны тарату тора. Азәрбайҗан җитәкчелеге әйтүенчә, алар Таулы Карабахтагы хәрби көчләрне юк итәргә телиләр.

Советлар Союзы вакытында башлыча әрмәннәр яшәгән Таулы Карабах Азәрбайҗан автономиясе иде. Үзгәртеп кору елларында Таулы Карабахтагы әрмәннәр белән азәрбайҗаннар арасында сугыш башлана. Бу сугышта Азәрбайҗан җиңелә, Әрмәнстан Таулы Карабахны гына түгел, Азәрбайҗанның 7 районын басып ала, андагы халыкны куа.

2020 елгы сугышта Азәрбайҗан Таулы Карабахта җиңүгә иреште. 1988-1992 елгы сугышта оттырган 7 районны һәм Таулы Карабахның бер өлешен – Шуша шәһәре тирәсен Азәрбайҗанга кайтарды. Төбәккә Россия хәрбиләре тынычлык урнаштыру көчләре буларак кертелде. Таулы Карабахның бер өлеше әрмәннәр контролендә калды. Алар Лачын шәһәре янындагы юл аша Әрмәнстан белән бәйләнештә иде.

Соңгы вакытларда бу төбәктә вазгыять катлауланды. Атышлар да булды, Лачын коридорына бәйле конфликтлар да башланды. Ике як та бер-берсен 2020 елгы килешүне сакламауда гаепли.
Азәрбайҗан Таулы Карабахны үзенең төбәге дип саный һәм анда контроль урнаштырырга тели. Искәртеп үтик, Таулы Карабахны Әрмәнстан җитәкчелеге рәсми рәвештә үз территориясе дип беркайчан да атамады һәм әле дә атамый.

Бүген Таулы Карабах җитәкчелеге төбәкне утка тоту турында хәбәр итә, 2 кеше һәлак булган, диелә. Карабах җитәкчелеге бу операцияне, тулы масштаблы сугыш, дип белдерде. «Сугыш һавада да, җирдә дә бара. Степанакертка әле кермәделәр. Соң көчкәчә сакларга тырышачакбыз», – дигән Карабахның элекке дәүләт министры Рубен Варданян.

Степанакерт Азәрбайҗаннан сугышны туктатуны һәм тынычлык турында сөйләшүләр башлауны сорады. Әрмәнстан Берләшкән Милләтләр оешмасын Азәрбайҗанга каршы чаралар күрергә чакыра. Әрмәнстанның премьер-министры Никол Пашинян Азәрбайҗан җитәкчелеген гаепләп чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, Әрмәнстан хәрбиләре сугышта катнашмый. Әрмәнстанның үзендә Пашинянга каршы митинг башланган.

Россия ике яктан да сугышны туктатуны сорады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100