Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кара, ул әле исән, сиңа карап тора»: Биш балалы ана улын үтергән өчен хөкем ителә

Яшел Үзәндә 4 айлык сабыйның үлеме турындагы эш буенча суд процессы дәвам итә. 5 баланың 27 яшьлек әнисе үз улын алдан ниятләмичә үтерүдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, ул сабыйны үлгәнчегә кадәр «селкеткән».

news_top_970_100
«Кара, ул әле исән, сиңа карап тора»: Биш балалы ана улын үтергән өчен хөкем ителә
Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Яшел Үзән шәһәр судында 4 айлык сабыйның үлеме турындагы эш буенча чираттагы утырыш узды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – ялгыш үзенең улын үтергән 27 яшьлек күп балалы әни Марина Кәримова. Эш материаллары буенча, хатын-кыз елаган баланы тынычландырырга тырышып, аның арка миен җәрәхәтләгән.

Бу фаҗига быел 6 гыйнварда Яшел Үзәннең Фрунзе урамындагы фатирда булган. Эш Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның игътибарын җәлеп итте, ул тикшерүне шәхси контрольгә алды.

Тикшерүнең башлангыч этабында тикшерүчеләр фаҗига булган фатир хуҗасын сабый үлемендә шикләнгәннәр. Ир-ат та, баланың әнисе дә бала белән уйнаганнарын, аны өскә ыргытканнарын раслады.

Ләкин соңрак хатын бала елаганда һәм тынычланмаганда, ул, хис-кичерешләрен җиңә алмыйча, аны селкетә башлаганын әйтә. Бу гамәлләр фаҗигале нәтиҗәләргә китергән. Әнисенә «Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салып, үлемгә җиткерү» маддәсе буенча гаепләү белдерделәр, шуннан соң суд аны сак астына алу турында карар кабул итте.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Мин өйдән баласын тоткан хатын-кыз йөгереп чыкканын күрдем. Ул: «Ярдәм итегез!» – дип кычкыра һәм елый иде»

Ачыкланганча, Кәримова – 5 бала анасы, шуларның өчесе дәүләт опекасында, ә берсе туганнарында яши. Фаҗигагә кадәр хатын-кыз берникадәр вакыт ялгыз аналар өчен приютта яши, вакыт-вакыт танышларында туктала.

Суд процессы 6 июньдә башланды. Беренче утырышта гаепләү бәяләмәсе укылды, ләкин эшне карау зыян күрүченең – Кәримованың үги абыйсының килмәве аркасында башланмады.

Бүген судта шаһитларның күрсәтмәләре тыңланды. Күршедә яшәүче берәү журналистларга 6 гыйнварда, фаҗига булган көнне, ишегалдында автомобиль ремонтлаганы турында сөйләде.

«Мин өйдән бала тоткан хатын-кыз йөгереп чыкканын күрдем. Ул: «Ярдәм итегез!» – дип кычкыра һәм елый иде. Мин ни булганын сорадым, ул: «Белмим», – диде. Хатыным аны подъездга озатты, чөнки урамда салкын иде, ә мин «ашыгыч ярдәм» чакырдым. Соңрак хатыным баланың суламаганын һәм аның күзләренең пыяла кебек икәнен хәбәр итте», – дип искә ала шаһит.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Ул аның белән шулай уйнады, тынычландыра иде. Мин бу вакытта йоклый идем»

Икенче төп шаһит – фаҗига булган фатир хуҗасы. 33 яшьлек Константин Марина белән бер балалар йортында үскәннәрен сөйләде. Иске дуслык буенча, ул вакыт-вакыт аңарда тукталган.

«Ул бала янында стена буенда йоклый иде, ә мин һәрвакыт читтә йоклый идем. Фаҗига вакытында мин инде өйдә түгел идем. Соңрак подъезд янында «ашыгыч ярдәм» машинасы торганын күрдем», – дип искә ала ул.

Тикшерү версиясе буенча, Константин Кәримова баланы селкеткәндә аның янында булган.

«Ул аның белән шулай уйный иде, тынычландыра иде. Мин бу вакытта йоклый идем», – дип аңлатты ул.

Ир-ат сөйләгәнчә, соңгы вакытта сабый еш кына көйсезләнгән. Ул шулай ук Марина кулга алынганчы соңгы 2 атна эчендә анда яшәгәнлеген хәбәр итте.

«Без бары тик дуслар. Ул миндә яшәде, мин аңа матди ярдәм күрсәттем. Ул минем җитәкчем белән яхшы таныш иде», – дип сөйләде Константин.

Шул ук вакытта ул аларның дустанә мөнәсәбәтләренең кайчакта якынракка күчкәнен таныды, гәрчә ул Маринаны тормыш иптәше дип атый алмаса да.

«Менә Казанда аның бар иде... аның белән ул чыннан да бергә яшәгән», – дип раслый шаһит.

Константин баланың үлемен «фаҗигале очраклылык» дип атый һәм Марина, вакыт-вакыт алкоголь кулланса да, тулаем алганда ана бурычларын намус белән үтәгән дип саный. Анда Кәримованың башка балаларының әтиләре һәм аның ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү сәбәпләре турында мәгълүмат юк.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Ул мине тынычландырмакчы булып: «Кара, ул әле исән, сиңа карап тора», – диде»

Суд коридорында гаепләнүчене богаулап озата баручы конвойчылар күренде. Тәбәнәк буйлы, чандыр гәүдәле хатын башын имичә генә атлап бара иде.

Утырышны, эшнең кечкенә балага кагылуын исәпкә алып, ябык режимда уздырырга карар кылынды. Журналистларга суд залында бары тик процесс башланганчы гына булырга рөхсәт иттеләр. Гаепләнүче камералардан качмады һәм матбугат вәкилләре белән аралашырга ризалашты.

«Костя эшкә җыенганда, мин баланың авызы кырыенда коры сөт (смесь) һәм каткан маңкаларын күрдем. Ул шундук сикереп торды да: «Теләсәң нишлә», – диде. Мине берүземне шундый хәлдә калдырды. Айзатның күзләре ярым йомык иде. Мин аны һушына китерергә тырышып карадым, ясалма сулыш ясадым. Ул, ичмасам, ниндидер тавышлар чыгара иде. Мин тиз генә җыендым, киендем дә урамга йөгереп чыктым. Ишегалдында яшь пар басып тора иде, мин алардан «ашыгыч ярдәм» чакыруларын сорадым. Бу гыйнварда булды, без подъездга кердек. Мин аны исән дип өметләнә идем, хатын мине тынычландыра: «Кара, ул әле исән, сиңа карап тора», – диде. Аннары «ашыгыч ярдәм» килде, һәм мин баланы табибларга тапшырдым», – дип уртаклашты Марина Кәримова.

Ул бала үлемендә үз гаебен катгый рәвештә кире кага.

«Мин аны селкетмәдем һәм ыргытмадым. Ул вакытта мин әни кебек... миңа бу турыда сөйләве кыен, чөнки мин баламны югалттым», – диде ул, сүзен әйтеп бетермичә.

«Абый белән хатыны аны миннән алырга теләгәндә, мин аны бирмәдем»

Марина баланың авырганын әйтте.

«Аның борыны тыгылган иде. Мин аны табиб язган дарулар белән дәваладым. Мин аның турында кайгырта идем, бөтен мәхәббәтемне бирергә тырыштым. Абый белән хатыны аны миннән алырга теләгәндә, мин ризалашмадым, чөнки аны үзем аякка бастырырга, мөстәкыйль рәвештә тәрбияләргә теләдем», – ди хатын.

Бүгенге утырышта шаһитлардан сорау алынды, ләкин зыян күрүче тагын килмәде. Киләсе утырыш сентябрьгә күчерелде. Әгәр Кәримованы гаепле дип танысалар, аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Видео: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 август 2024
    Исемсез
    Балалар йортында үскән балалар бала карый белмиләр. Аларны өйрәтүче юк, бу хатын үтерергә теләмәгән бичара.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100