Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кара төс аппетитны уятмый» - Легендар кондитер шоколадтан 1,5 метрлы ат ясаган

news_top_970_100
«Кара төс аппетитны уятмый» - Легендар кондитер шоколадтан 1,5 метрлы ат ясаган

Ренат Әгъзамов – легендар кондитер. Аның катлы тортлары беркемне дә битараф калдыра алмый. Кондитер аның тортын күрүчеләр соклансын, ә татып караучылар ләззәт алсын һәм өйләрен сагынсын өчен тырыша.

Кондитерның яңа «шедевр»ының берсе ат яратучы ир-ат өчен эшләнгән. Ул бер стильдә торт һәм пирожныйлар ясаган. Шоколад атның биеклеге 1,5 метр. 

Комментарий язучылар арасында сокланучылар күп, әмма кара десертның аппетитлы булмавы турында язучылар да бар.

«Шоколадны кара дип чыгарып атмыйсыз бит», «Нинди генә матур, тәмле булмасын, гаеп табучылар булачак», «Кызганыч, нинди вак, четерекле эш икәнен кондитерлар гына аңлый», «Чыннан да, ашый торган микән», «Ашаган кеше ашый, ашамаганы сувенир итеп ала инде» кебек комментарийлар калдырганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100