news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кара тол хатын» бер-бер артлы өч сөяркәсен үтергән

Ул ир-атларның барысын да бер өйдә пычак кадап үтергән.

news_top
«Кара тол хатын» бер-бер артлы өч сөяркәсен үтергән

Түбән Новгород шәһәрендә суд бер хатынны 12 елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Бу хатын өч сөяркәсен үтергән. «Кара тол хатын» дип атап йөртелә торган бу кеше бергә яши торган өч ирен дә вәхшиләрчә үтергән. Барлык җинаятьләр дә бер йортта булган.

Бер ел элек бу хатын 62 яшьлек сөяркәсен суеп үтерә. Табын корып утырганда бу ир-ат хатынны күрше иргә көнләгән. Шуның өчен хатын аны үтереп ташлаган. Шуннан соң хатынны тоткарлаганнар һәм тикшерү башлаган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, бу хатын алдагы ике ирен дә шул рәвешле үтергәне билгеле булган.

Суд карары буенча, «кара тол хатын» 12 елга төрмәгә озатыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар