Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кара" риелторлар һәм кредиторлар: кредитка акча алам дип, гаиләләр урамда калган

Казанның Идел буе районы судында "кара" риелторлар эше буенча суд процессы башланды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә үзләрен гаепсез дип санаган биш кеше.

news_top_970_100
"Кара" риелторлар һәм кредиторлар: кредитка акча алам дип, гаиләләр урамда калган

"Оныгым белән балалар бакчасыннан кайттым, ә безне өйгә кертмиләр". "Кара" риелторлардан зыян күргән кешеләр урамда калулары турында шулай сөйли. 26 февральдә Казанның Идел буе районы судында "кара" риелторлар җинаять эшен тикшерә башладылар. Суд залыннан тулы репортаж – “Татар-информ” язмасында. 

Гаепләнүчеләр эскәмиясендә биш кеше: Татарстанның Биектау районы Күлле бистәсендә яшәүче 46 яшьлек Марат Әдһәмов, 39 һәм 31 яшьлек бертуганнар Марат һәм Руслан Шәймәрдановлар, 50 яшьлек Елена Новицкая һәм 44 яшьлек Роберт Хәлиуллин.

Тикшерү версиясе буенча, 2012-2014 елларда әлеге төркем Казанда яшәүче кешеләрне алдап, фатир сату-алу турындагы килешүләргә кул куярга мәҗбүр иткән. Аннан соң алар кешеләрдән тартып алынган торакны сатканнар, хуҗалары исә урамда калган.

Бу төркем клиентларны җәлеп итү өчен “Казан-Инвест” дип аталган фирма ача, социаль челтәрләрдә һәм газеталарда реклама урнаштыра. Офислары Чуйков һәм Әпсәләмов урамнарында урнашкан була. Компания кешеләрдән күчемсез милекләрен залогка алып, займнар тәкъдим иткән.

Төркемне Марат Шәймәрданов оештырган дип фаразлана. Шулай ук ул җинаять эшчәнлегенең схемасын да уйлап тапкан. Ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләрне эзләп табып, фатир сату өчен займ рәвешендә килешүләргә кул куйдыру булган.

2017 елның 18 апрелендә полиция хезмәткәрләре әлеге биш кешене дә кулга ала. “Казан-Инвест” компаниясе офисларында тентү вакытында займ алу турындагы бик күп распискалар, залог, фатир, җир кишәрлекләре, дачалар сату-алу турында килешүләр йолып алына. Гаепләнүчеләрнең берсенең фатирында полицейскийлар 5,5 миллион сум акча таба.

Соңрак Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өч кешенең “Квартал” оешкан җинаятьчел төркеме әгъзасы булуын ачыклый.

Полиция хезмәткәрләре башта бу риелторлардан зыян күргән өч кешегә тап була. Тикшерү судка барып җиткәндә инде алар алтыга әйләнә. Бу кешеләргә килгән зыян 8 миллион сум дип фаразлана. 

Зыян күрүчеләрнең дүртесе суд утырышында катнашты.

Наталья Першина акчасы җитмәгәч, Шәймәрдановка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Аңа тиз арада миллион сум кирәк була. Шуңа күрә аңа бердәнбер фатирын залогка бирүдән башка юл калмый.

Марат Шәймәрданов фатир сату-алу килешүен әзерли һәм Натальяны теркәү палатасына кул куярга чакыра. Ханым бу документның нәрсә икәнен аңламыйча, кәгазьләргә кул куя һәм нәтиҗәдә фатирыннан бөтенләйгә колак кага. Имзалаган документ сату-алу турында килешү булганын аңламый кала.

“Мин фатирны сатарга җыенмадым, миңа займ гына кирәк иде. Ул көнне оныгымны балалар бакчасыннан алып кайтып керүемә фатир инде минеке түгел иде. Әйберләр, җиһазлар, суыткыч – барысы да шунда калды. Нишләргә белмәдем, елый-елый иптәш хатын янына киттем. Башта бизнесымны югалткан идем, аннан соң фатирсыз да калдым”, - дип сөйләде Наталья Першина.

Зыян күрүчеләрнең икенчесе – Асия Хәйретдинова да шул рәвешле фатирыннан колак каккан. Ул вакытта аның белән бергә авырлы кызын һәм бер яшьлек оныгын да өйләреннән урамга куып чыгарганнар. Хәзер алар әле туганнарында, әле арендага алынган фатирда яши.

Җинаятьчел төркемне оештыручы буларак шикләнелгән Марат Шәймәрдановның адвокаты яклаучысына карата белдерелгән гаепләүләр белән килешми. Аның фикеренчә, судка тәкъдим ителгән дәлилләр махсус эшләнгән һәм бу хәлләрдә бернинди дә мошенниклык гамәлләре булмаган.

“Чынлыкта исә, монда җинаять эше бармактан суырып алынган. Монда һәр зыян күрүче буенча да гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләре. Шуңа күрә яклаучы як монда бернинди дә мошенниклык юк дигән фикердә булачак. Хокук саклау органнары ягыннан фактларны бутау бар”, - диде адвокат Ирина Хрунова.

Адвокат кешеләр килешүләрне аңлы рәвештә имзалаган дип белдерә.

“Яклаучы якта бик күп видеоязмалар бар. Аларда ике якның да кәгазьләрне бернинди басымсыз, ялгышсыз имзалавы күренә. Алар бу документларны укыйлар, алар көләләр, алар канәгать. Бу ялган булу мөмкин түгеллеген күрсәтә”, - диде Ирина Хрунова.

Гаепләнүче Елена Новицкая Марат Шәймәрдановның адвокаты әйткән фикерне хуплады. Ул “Казан-Инвест” компаниясе директоры урынбасары вазифасын башкарган.

“Наталья Першинаның фатиры банкта залогта иде. Аңа фатирын сатарга кирәк иде, чөнки бурычлары бар иде. Югыйсә, фатиры юкка чыгар иде. Әлеге килешү берничә этапта эшләнде. Барлык документларга да ул үзе кул куйды”, - дип сөйләде Елена Новицкая.

Елена барлык гаепләүләр дә ялган дәлилләрдән “әвәләнгән” дип ышандыра. Ул шикаять белән берничә мәртәбә прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Ачыкланганча, башта җинаять эше икенче судьяда каралган, ләкин өстәмә тикшерү өчен кире кайтарылган.

“Судта катнашкан зыян күрүчеләр бездә видеоязмалар барлыгын оныта. Аларда кешенең утырганы, укыганы һәм кәгазьләргә кул куйганы күренә. Һәм аларны алдаганнар дип әйтеп булмый. Йомшак итеп кенә әйткәндә, зыян күрүчеләр ихлас түгел һәм бар дөреслекне дә әйтеп бетермиләр. Мин суд ачыклык кертер дип өметләнәм”, - дип сөйләде Елена Новицкая.

Шулай да, бишесен дә “оештырылган төркем белән аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу” маддәсе буенча гаеплиләр.

Моннан тыш, Марат Әдһәмов законсыз рәвештә корал җитештерүдә гаепләнә. 2017 елда тентү вакытында аның фатирында полиция хезмәткәрләре рөхсәтсез сакланган 12 мм колибрлы ике ау мылтыгы һәм төрле калибрдагы 350 патрон таба.

Гаепләнүчеләрнең гаебен ачыклау өчен суд барлык зыян күрүчеләрдән һәм шаһитләрдән сорау алырга тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100