Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кара риэлтордан куркам». Бер ир хатынын үтергән һәм полициядән качканда һәлак булган

Ир-ат хатыны белән баласын тоткын итеп алган һәм полиция чакырган.

news_top_970_100

Петербург шәһәрендә 5 гыйнварга каршы төндә бер ир-ат хатынын һәм баласын тоткын итеп ала. Фатирда гаиләсенә янаучы ир-ат булуы турында полициягә хәбәр итәләр. Ир хатыны белән бергә тәрәзәдән сикерү белән куркыта. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Полиция хезмәткәрләре фатир ишеген ватып ачып керергә мәҗбүр була. Алар кергәндә 41 яшьлек хатын-кызны ире пычак белән яраланган инде. Аннары ире үзе качарга җыена. Тик шул чакта ул һәлак була.

Яралы хатын янына ашыгыч ярдәм табибларын чакыралар. Кызганычка каршы, аны реанимацияләү чаралары нәтиҗә бирми, хатын да үлә, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, ир-ат полициягә үзе шалтырата һәм кара риэлторлардан интегүен сөйли. Имеш, кара риэлторлар аның фатирын алмакчы була. Хокук саклаучылар бу адреска килә. Алар фатир хуҗасы белән ябык ишек аша гына аралаша. Ир гаиләсен үтерергә җыенуын әйтә.

Аннары Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килеп, ишекне ачкач, 46 яшьлек бу ир-ат качып китмәкче була. Ул күршеләрнең балконына чыга, ләкин кулы ычкынып китә һәм ул егылып, һәлак була, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, 46 яшьлек ир белән аның 41 яшьлек хатыны талашкан, аннары ир хатынга алты тапкыр пычак кадаган. Талаш тавышын күршеләре ишеткән һәм полиция чакырган. Ир-ат хокук саклаучыларга ишек ачмаган, ул тугызынчы кат тәрәзәсеннән чыгып качарга маташканда үлгән. Мәрхүм ир белән хатынның балигъ булмаган яшьтәге баласы ятим калган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100