Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кара принц" торты (рецепт)

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан “Кара принц” торты рецептын тәкъдим итәбез

news_top_970_100
"Кара принц" торты (рецепт)

Камыр өчен: 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2-3 чәй кашыгы какао, 1 стакан кефир, 1 чәй кашыгы сода, 1 стакан он.

Крем өчен: 200 грамм атланмай, 0,5 стакан шикәр комы, 250 грамм каймак.  Майны шикәр белән болгатырга, каймак өстәргә һәм тугларга.

Эш тәртибе: йомырка белән шикәр комын күбекләнеп  куерганчы  тугларга, кефир һәм сода өстәп янә тугларга.   Аннары он өстәргә, камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Майлаган табага салырга һәм 180 градуска кадәр кызган мичтә пешерергә. Коржга шырпы тыгып карап әзерлеген тикшерергә, суытырга һәм икегә бүлеп крем сыларга, өстенә чикләвек сибәргә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100