Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара миләштән кайнатма рецепты

Бу вареньега өшегән чия белән җир җиләге кушсагыз тагын да тәмле булачак.

news_top_970_100
Кара миләштән кайнатма рецепты
Гөлнара Галимуллина

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинадан кара миләштән кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 1 кг кара миләш, 1 кг шикәр комы, 1 стакан су. Шулай ук бу кайнатмага 1 кг өшегән чия, 0,5 кг өшегән җир җиләге салырга мөмкин.

Башта ширбәт ясарга - суга шикәр комы салып кайнатып чыгарырга. Ширбәткә миләшне салып 3-4 минут болгаткалап кайнатырга. Аннары чия һәм җиләкне салып 4-5 минут кайнатырга да сүндерергә. Кайнатма суынгач яңадан 10 минут кайнатырга, аннары тагын бер кабатларга.

Кайнатма куе һәм тәмле килеп чыга. Кайнар килеш банкаларга салырга, әмма варенье суынгач кына каплап куярга.

«Әгәр дә чия кушарга уйласагыз шикәр комын арттырырга мөмкин», — дип язган хуҗабикә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100