news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кара карлыганнан иң тәмле кайнатма рецепты

news_top
Кара карлыганнан иң тәмле кайнатма рецепты
Гөлүзә Василова

Карлыганнар да өлгерде инде, хуҗабикәләр рецептларын барлый, кемдер яңасын эзли.

Сезгә җелесыман тәмле була торган кайнатма рецептын тәкъдим итәбез. Аш-су блогеры Мәрьям Миңнегулова бу кайнатманы стаканлап үлчәп эшләсә, Резедә Фәйзуллина килограммлап ясый. Ә сез үзегезгә уңай вариантны сайлап алырсыз.

1 ысул: 15 стакан карлыган өчен рецепт: 6 стакан суга 10 стакан шикәр комы салып кайнатырга. Аннары, кайнап чыккач, тагын 20 минут сүрән утта тотарга. 15 стакан юылган карлыганны салырга һәм, кайнап чыккач та, 5 минут кайнатырга. Газны сүндерергә, 15 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче болгатырга. 

2 ысул: 1 литр су кайнатырга, су кайнап чыгуга 1 кг юылган карлыганны салырга һәм төгәл 10 минут кайнатырга. Шуңа 2 кг шикәр комы өстәргә һәм кайнап чыгуга сүндерергә.

Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм тимер капкач белән ябарга. Шулай ук кайнатманы, суынгач, банкаларга тутырырга һәм өстенә берәр кашык шикәр комы салырга, гади капкач белән ябарга була.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар