Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кара, кара, маймыл кебек иренен кабарткан» диючеләргә Рәфинә Ганиуллина җавап яздырган

news_top_970_100
«Кара, кара, маймыл кебек иренен кабарткан» диючеләргә Рәфинә Ганиуллина җавап яздырган

Җырчы Рәфинә Ганиуллина үзенең тышкы кыяфәтенә кагылышлы фикерләр калдыручыларга җавап итеп видео яздырган.

«Кара, кара, маймыл кебек иренен кабарткан, дигән комментарийлар килә. Мин сез көткәнчә идеаль кеше булып күренергә теләмим. Ничек бар шулай яшим. Фикерләрем, тормышка карашым белән бүлешәм. Кешенең тышкы кыяфәтенә бәйләнеп, нәрсәгә начар комментарийлар язып утырырга? Иреннәремне кабартканнан сезгә нинди зыян? Ярар, ямьсезләнде, дип санагыз мине. Ямьсез кешеләр бу дөньяда яшәргә тиеш түгелмени соң?» – дип уйга бирелгән ул.

«Татар афиша» төркеменә язылучылар җырчыга төрле фикерләрен яза.

«Чабата авыз. Дөресе шул»;

«Сез бит – артистлар – мактаганда бик яратасыз, ә ник әле тискәре тәнкыйтьтән җенләнеп, ачуланып китәсез? «Публичный» кеше булгач, нишләтәсең? Сезгә ярый уйлаганыгызны әйтергә, ә гади тамашачыга юкмы?»;

«Дөрес әйтәләр бит иреннәрегез турында»;

«Ууу, маймул к...»;

«Рәфинә, сезнең матурлыкка карап шакката идем, тавышыгыз бигрәк матур. Но үзегезне ямьсезлисез. Сез бит бигрәк матур идегез», – дип язучылар бар җырчыга.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 25 февраль 2024
    Исемсез
    Кеше куян КУА дип, куян куган инде ул😄, Эмма бу кешегэ карап, минем яраткан, матур Рэфинэбезнен югалуын анладым, Эйе, кеше кылана дип кылана аласыз,эмма, узегезнен сэлэмэтлеккэ нинди зыян салганны инде уйламагансыз.
  • 24 февраль 2024
    Исемсез
    Бигерэк ямьсез,ужас один
  • 24 февраль 2024
    Исемсез
    Жен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100