Кара күзлекне ничек сайларга?
Кояштан саклый торган кара күзлек бик кара булырга тиеш түгел.
Кояштан саклый торган кара күзлек сыйфатлы булырга тиеш. Пыяла кара булган саен күбрәк саклый дигән сүз түгел, бу очракта күз бик каты арый. Бу турыда РИА Новости табиб Андрей Тяжельниковка сылтама белән хәбәр итте.
«Күзлек сыйфатлы булсын. Ул нәкъ менә UV-нурлардан сакларга тиеш. Пыяла карарак булган саен, ул яхшырак саклый дигән сүз түгел. Алар зарарлырак та, чөнки күзне ардыра. Күзлекне махсус кибеттән алу хәерле», — ди ул.
Киң кырлы баш киеме дә күзләрне кояштан саклый, диелә хәбәрдә.