Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кара июль»: Башкортстанда юл һәлакәтендә 6 кеше һәлак булган

Бүген Башкортстанның Благовар районында алты кешенең гомере өзелгән коточкыч юл һәлакәте булган.

news_top_970_100
«Кара июль»: Башкортстанда юл һәлакәтендә 6 кеше һәлак булган
https://www.bashinform.ru/

Фаҗига өстенә фаҗига. Бүген иртән Башкортстан Республикасында коточкыч юл һәлакәте булган. Благовар районы Языково авылыннан Уфага бара торган пассажир автобусы «Камаз» йөк машинасы белән бәрелешә. Бу вакытта «Ford Transit» микроавтобус салонында 20ләп кеше була. Башта юл һәлакәтендә биш кеше һәлак булган һәм 10 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган дип хәбәр ителде. Соңрак бу фаҗигадә һәлак булучылар саны алтыга җитте, шул исәптән балигъ булмаган өч бала дип яза «Благоварские вести» электрон басмасы.

Телеграм каналлар хәбәр итүенчә, 27 яшьлек автобус йөртүчесе алда торган машинаны күрмәгән. «Камаз» йөк машинасы юл билгеләрен тамгалаучы эшчеләрне киртәләп тору функциясен башкарган булган.

Соңрак «UTV.RU» басмасы алты кешенең һәлак булуын һәм 13 кешенең төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылуын хәбәр итте. Дүрт кеше бик авыр хәлдә, диелә әлеге хәбәрдә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фаҗигага мөнәсәбәтле үз фикерен белдерде. «Яңгыр юк, җәй. Төн түгел, көндезге сәгать унбер. Автобус яңа. Автобус йөртүчесе тәҗрибәле кеше, юл ачык, 4 полосалы. «Камаз» әкрен генә юл билгеләрен сызып баручыларны каплап бара. Алты кеше һәлак булды. Фаҗига бу, башкача әйтә алмыйм», – ди Радий Хәбиров. 

Благовар районы администрациясе җитәкчесе Марат Йосыпов видеоэлемтәдә иде. «Мин әле генә юл һәлакәте булган җирдән кайттым. Видеорегистратор юл һәлакәте сәбәпләрен ачыклар өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә тапшырылды.

Автобус салонында ике бала булган. 15 яшьлек кызның умрау сөяге сынган, хастаханәгә озатканнар. Алты яшьлек малайның җәрәхәтләре булмаса да, тулысынча тикшеренү үтәргә җибәрдек», – дип аңлатты Благовар районы башлыгы. Ил башлыгы район җитәкчесенә һәлак булучылар гаиләләренә ярдәм итәргә кушты.

Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә юл һәлакәте турындагы хәбәр астында һәлак булучылар гаиләләренә сабырлык теләп, кайгы уртаклашкан язмалар бихисап. Кешеләр соңга арада Башкорстанда булган юл һәлакәтләрен искә алып, «кара атна», «кара июль» дип атаганнар. Ангелина Кузнецова язуы буенча, ул да әлеге автобуста булырга тиеш булган.

Шунда язылучылар юл һәлакәтенә очраган микроавтобус йөртүчесе – Азат Сәфәргалиевның бик тәҗрибәле шофер булуын да билгеләп үткәннәр. Комментарийлардан күренгәнчә, автобус йөртүчесе исән калган.

«Мин гел Азат белән йөрергә тырыша идем. Бик сак кына йөртә иде. Тиз барса да, сак иде. Һәлак булучылар гаиләләренең кайгысын уртаклашам», – дип язган Регина Габдерәшитова.

Башкортстанда яшәүче Лилия Галиуллина автобус шоферы хакында болай ди: «Мин автобус йөртүчесен якыннан белмим, ул йөрткән автобуска утырып кына бара идем. Кеше буларак аның турыда бары тик яхшы әйберләр генә әйтә алам: тәрбияле, пассажирларга тупас итеп эндәшкәнен ишеткәнем юк. Чапмый иде, бик сак йөртте.

Бик кызганыч. Нинди гөнаһлары өчендер... Аңа бит хәзер шушы йөк белән гомер буе яшисе. Ул исән, әмма шок хәлендә, елый, дип кенә әйттеләр», – ди Лилия.

Натали Фефелова әлеге юл һәлакәтендә үзенең ике күршесе һәлак булуын яза: «Фаҗигадә ике күршем үлде. 22 яшьлек Рената һәм кызын укырга кертергә алып барган Венера. Кызына әнисе үлемен ничек әйтергә...». 

Гөлнара Полякова фаҗигадә гомере өзелгән 20 яшьлек егет турында: «Һәлак булучылар арасында яхшы танышларым да бар иде. Һәрвакыт ачык йөзле, мәрхәмәтле Венера апа һәм әле генә армия сафларыннан кайткан Дима Парамонов. Урыннары оҗмахта булсын», – диде. 

Башта юл һәлакәтендә кемнәрнең үлүе билгеле түгел иде соңрак «Ren.tv» фаҗигадә һәлак булучылар исемлеген дә урнаштырды: В. Солтанова (1967 елгы), Р.Кәбиров (1990 елгы), Д.Парамонов (2002 елгы), Р.Вәлиуллина (2000 елгы), А.Пажаукова (1965 елгы), С.Бикмурзина (1963 елгы).

Юл фаҗигасендә һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100