Кара җимешле-чикләвекле десерт
Бу десертны гадәттә кара җимеш эченә әстерхан чикләвеге тыгып ясыйлар. Ә менә төше алынган кара җимешкә чикләвекне батырып кына куйган очракта, бу десерт матуррак, шуңа табынны да бизиячәк һәм чикләвеге "мине ал" дип кызыктырып торачак.
Десерт өчен: төше алынган кара җимеш, әстерхан чикләвеге, куертылган сөт.
Җимешләрне юарга, тастымалга куеп киптерергә. Аннары чикләвекләрне җимешкә батырып чыгарга һәм өстенә куертылган сөт салырга.
Бик җиңел рецепт.