news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кара җимеш белән әстерхан чикләвеге бәлеше

Бу камыр барлык татлы пирогларга да туры килә.

news_top
Кара җимеш белән әстерхан чикләвеге бәлеше
Камыр өчен: 2 йомырка, 200 грамм маргарин, 200 грамм кибет каймагы, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, он, "Люкс" чүпрәсе. 


Маргарин бүлмә температурасында йомшарган булырга тиеш. Барлык ингредиентларны бергә кушып камыр басарга. Камырны 1 сәгать җылы урында тотып кабартырга.

Эчлек өчен: 300 грамм кара җимеш, 2 аш кашыгы кибет каймагы, 50-60 грамм әстерхан чикләвеге, 3 аш кашыгы куертылган сөт.


Төше алынган кара җимешне блендер белән вакларга яки иттарткычтан чыгарырга, каймак салып болгатырга. Камырны җәяргә, үсемлек мае белән майланган табага салырга. Аннары кара җимеш эчлеген салырга, өстенә куертылган сөтне ягарга һәм вакланган әстерхан чикләвеге сибәргә.
 Бәлешнең кырыйларын матурларга һәм 15 минутка тастымал белән каплап кабартып алырга.


Бәлешне 180 градуска кадәр кызган духовкада өсте килгәнче пешерергә.


Бу камырдан уртачада табада ике бәлеш чыга. Икенче бәлешнең эчлегенә күрәгә җимеше салырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар