Кара җимеш бәлеше
Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан кара җимеш бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 400 г сөт яки кайнаган су, 30-40 г чүпрә, 2 йомырка, 12 г тоз, 50 г шикәр комы, 50 г май, чама белән он.
Камырны татлы ашлар өчен изгәндә, чүпрәне җылымса суда яисә сөттә изәләр дә шикәр, май, тоз өстәп яхшылап болгаткач, бөтен онны салып басалар. Кабарганда камырны 2-3 тапкыр баскалап төшерәләр. Яңадан кабарып кире төшә башласа, камыр өлгергән була.
Эчлек өчен төше алынган кара җимешне иттарткычтан чыгарырга, шикәр комы кушарга, яхшылап болгатырга.