news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Караҗиләкле коймак (рецепт)

Коймакларның була төрлесе, бүген укучыларга караҗимеш салып пешерелгән коймак рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Караҗиләкле коймак (рецепт)
Камыр өчен: 300 г он, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, 1 процентлы 500 мл кефир, 2 йомырка, 3 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз, 200 г караҗиләк

Кыздыру өчен үсемлек мае.

Караҗиләкне аралап юарга һәм корытырга.

Кефирга шикәр комы, йомырка, тоз кушып, яхшылап тугларга. Болгата-болгата көпшәкләндергеч кушылган он өстәргә. Масса куе каймак сыман булырга тиеш.

Камырга караҗиләк өстәп, сак кына болгатырга. Аннан кызган табага кашык белән салып, ике ягын да кыздырып алырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар