news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кара еланны тузбаштан ничек аерырга?

news_top
Кара еланны тузбаштан ничек аерырга?
Фото: © «Татар-информ»

Кара еланның күз карасы вертикаль, башы өчпочмак формасында, койрыгы кыска һәм сыртында зигзагсыман сызыгы була, ә тузбашның (уж) башы озынча, сары таплары бар, күз карасы түгәрәк һәм койрыгы озын. Бу хакта РИА Новости агентлыгына МДУ Зоология музееның өлкән фәнни хезмәткәре, герпетолог Евгений Дунаев сөйләгән.

«Яшь кара еланнарның гәүдәсе еш кына бакыр-коңгырт төстә, зигзагсыман сызыклы була. Өлкәннәрендә соры-кара төсләр өстенлек итә, әмма алар арасында тулысынча кара төстәге еланнар да еш очрый. Башларында гадәттә Х-сыман рәсем ачык күренә. Күз карасы, мәченеке кебек – вертикаль, койрыгы кыска», — дип аңлата белгеч..

Биолог билгеләп үткәнчә, кара еланның башы тигезьяклы өчпочмакка охшаган була, ә башыннан соң муены ачык күренеп тора. Агусыз тузбашның исә башы озынча, койрыгы озын һәм күз карасы түгәрәк.

«Тузбаш кара еланнан колак янындагы сары, кызгылт сары яки ак таплары белән яхшы аерылып тора. Аның сыртында зигзагсыман сызык булмый», — ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар