news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кара елан чагучылар арткан: елан чакса нишләргә?

news_top
Кара елан чагучылар арткан: елан чакса нишләргә?
Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Казанда кара елан чагу очраклары ешрак була башлаган. Күптән түгел Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә кара елан чаккан бер ирне алып килгәннәр.

Җәйге эсседә еланнар активлаша, агрессивлана, димәк, аларны сулы җирдә дә, коры җирдә дә очрату ихтималы арта.

Кара елан чакса, кеше үләргә мөмкин, дип кисәтә токсикология белгечләре. Табиблар кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, чөнки елан агуыннан үзлектән генә котылып булмый.

«Елан ул үзе агрессив түгел, ул үзенә куркыныч янаганда гына һөҗүм итә. Аякларыгыз кая басканын яки кая тотыначагыгызны игътибар белән карау мөһим», – дип сөйләгән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина «Татарстан 24» журналистына.

Елан чакса, зарарланган җирне селкетергә, хәрәкәтләндерергә һич тә ярамый. Медицина ярдәме көткән арада, елан тешләгән урынга стериль бәйләвеч салырга, антигистамин дару һәм күп итеп су эчәргә кирәк. Медицина ярдәменә үз вакытында мөрәҗәгать итү гаять мөһим, чөнки дәвалану елан тешләгәннән соң беренче 48 сәгать эчендә башланырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар