Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара диңгездә коенганнан соң комага киткән бала аңына килмичә үлгән

news_top_970_100
Кара диңгездә коенганнан соң комага киткән бала аңына килмичә үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Сочида 7 яшьлек кыз бала Кара диңгездә су коенган һәм авырый башлаган. Ул комага киткән, 1 атна чамасы аңына килмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бала Сочига Екатеринбургтан ата-анасы белән килә. Бер көн эчендә отпуск мәхшәргә әверелә.

18 августта Кара диңгездә су коенгач, бала авырый башлый, температурасы күтәрелә, мускуллары авырта, коса. Ата-анасы баланы үзләре дәвалап маташа, ләкин бер мизгелдә бала аңын югалта. Шуннан соң аны Лазарев районы хастаханәсенә илтәләр. Кызны реанимациягә салалар, ротовирус диагнозы куялар.

Аннары кызның үпкәләренә сыеклык җыела башлый. Табиблар аны суыртып ала. Ләкин баланың үпкәләре һәм баш мие шешә башлый. Кыз комада булганда шешү дәвам итә. Хәле яхшырмагач, баланы Сочи хастаханәсенә күчерәләр. 6 сентябрь кичендә кыз үлә.

«20.45 кызымның йөрәге туктады. Хәзер мәетне алып кайтырга кирәк, ничек икәнен әлегә аңламыйм. Моргка барабыз», – дип язган анасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100