Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара диңгез пляжларында мазутка баткан кошларга үлем яный

news_top_970_100
Кара диңгез пляжларында мазутка баткан кошларга үлем яный

Керчь бугазында «Волганефть» танкерлары баткач, диңгезгә мазут акты. Краснодар крае халкы үзләре чыгып, ярны чистарта башлаган. Кибетләрдә көрәкләр калмаган, дип яза «База» каналы. Танкерның капитаны тоткарланды.

Анапада гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Курортта якындагы 2 елда ял сезоны булмаска мөмкин. Барлыгы 9 тонна мазут аккан. Диңгез балыклары үлә.

Краснодар крае курортларындагы комлы пляжлары – Темрюк районының Веселовка бистәсеннән алып Анапа шәһәренең Благовещенская станицасына кадәр – мазут белән капланган. Иң нык пычранган пляж – Витязево, дулкын мазутны Сочи һәм Дагомыска кадәр җиткерергә мөмкин, дип уйлыйлар. Мондый хәл соңгы тапкыр 90нчы елларда булган, нефть продуктлары тулысынча юкка чыксын өчен 10 ел кирәк булган.

Экологик куркынычны юкка чыгару өчен, 250дән артык МЧС хезмәткәре эшли. Аларның өлгерә алмаганын күреп, җирле халык үзе чыга һәм пляжларны чистарта башлый.

Мазутны капчыкларга тутыралар, ләкин, волонтерлар сүзләренә караганда, эш бик авыр бара: нефть продуктлары пластик материаллардан тегелгән капчыкларны бик тиз ашый, ә кайвакыт ярда калган капчыкларны дулкыннар кире диңгезгә алып китә. Шуңа волонтерлар ярдәмгә башкаларны да чакыра.

Краснодар крае халкы авария нәтиҗәсендә мазутка баткан кошларга да ярдәм итә башлаган. Кошларны сабын белән юалар һәм аларга ванналар ясыйлар.

«Кошларны коткарабыз, Анапа елгасында тоттык. Ярдәмгә мохтаҗ кошлар күп, кем ярдәм итә ала, берсен булса да алып калыгыз, коткарыгыз», – дип өзгәләнә бер хатын-кыз видеода. Кошлар нефть продуктларына батса, алар гадәттә үлә, чөнки аларның тәнендә җылылык алмашы бозыла, яки алар очып, йөзеп китә алмый, җирдә ябышып кала, тәннәре һава суламый.

Ярдан мазут тапларын чистартучы волонтерлар кошларны өйләренә алып кайтып, аларны юып чыгаралар икән. Махсус чат ачылган, анда белгечләр кошларны мазуттан ничек котылырга һәм андый очракта ничек ярдәм итәргә кирәклеген өйрәтә.

Кошларның күпләп үлү очраклары турында хәбәрләр әлегә юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100