news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кара диңгездә ял иткәндә юкка чыккан Татарстан хатыны табылды

Диңгезгә ял итәргә килгән хатын, әйберләрен пляжда калдырып, башка шәһәрдә яшәүче дусты янына китеп барган. 

news_top
Кара диңгездә ял иткәндә юкка чыккан Татарстан хатыны табылды
Новороссийск шәһәрендә югалган Чаллы хатыны исән килеш табылган. Бу хакта «Наша газета» басмасы хәбәр итә.

21 сентябрьдә Новороссийск шәһәрендә Кара диңгез буендагы Цемесская бухтасында кичке сигез тулганда хатын-кыз әйберләре табылган. Аларның Яр Чаллыдан ял итәргә килгән 39 яшьлек хатын-кызныкы икәнен ачыклаганнар.

  • Оператив хезмәткәрләр югалган хатынны эзләгән. Яр буен караганнар һәм су астын тикшерү өчен водолазлар җәлеп иткәннәр. Ләкин хатын-кыз табылмаган. 

Берничә көн узгач, хатын-кыз табылган. Новроссийск шәһәренең «Наша газета» басмасы хәбәр иткәнчә, хатын-кыз башка шәһәрдә яшәүче дусты янына пляждан гына китеп барган. Әйберләрен исә яр буенда онытып калдырган. Такси чакырган һәм китеп барган. Бу көннәрдә үзен эзлиләр дип уйлап та карамаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар