Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кара чикләвек» нинди авырулардан дәва?

news_top_970_100
«Кара чикләвек» нинди авырулардан дәва?
Гөлүзә Василова

«Кара чикләвек»нең (черный орех) ватаны Төньяк Америка булып тора. Россиядә аны чикле мәйданнарда гына үстерәләр. Шулай ук Татарстан бакчачылары арасында да  «кара чикләвек» үстерүчеләр бар. Кемдер аны ниндидер таныш булмаган агач итеп кабул итсә, икенчеләре аның файдалы үзлекләреннән файдалана.

«Кара чикләвек» җимеш тирәлеге (околоплодник) эчендә үсә. Аны җимеш тирәлегеннән арындыргач кара таплар кала, шуңа да чикләвек кара төстә. Аннары перчатка киеп юарга кирәк, юкса, кулда карасы калачак. Ул тиз генә ватылмый, хәтта чүкечкә дә «бик каты». Шуңа күрә аны духовкада киптереп алырга кирәк. Шулай эшләгәндә, чикләвекнең бер башы ачылып китә һәм, пычак белән ачып, төшен дә алырга җайлы була.

Аның төше карап торышка әстерхан чикләвегенә охшаган, әмма үзгә тәме бар.

Гөлүзә Василова

Фото: © 

«Кара чикләвек»нең файдасы турында күптән билгеле. Хәзер дә аның чикләвеген, яфракларын паразитларга каршы көрәш, бавыр, калкансыман биз, иммунитетны күтәрә торган дарулар составына кертәләр. Кара чикләвектән төнәтмә, май, сок ясыйлар. Ул эчәклек эшчәнлеген яхшырта, гөмбәчекләргә, паразитларга, микробларга каршы көрәшергә ярдәм итә, организмны чистарта, яман шеш барлыкка килүне кисәтә.

Кара чикләвекнең җимеш тирәлегендә (околоплодник) В төркеме витаминнары, эфир майлары, полисахарид, каротин бар. Аскорбин кислотасы күләме буенча цитруслыларны һәм кара карлыганны да уздыра.

Агачның яфракларын нигездә онкология авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Аның составында шешкә каршы торырга ярдәм итә торган матдәләр бар.

«Кара чикләвек»не аллергия, җәрәхәт авырулары (язва), гастрит, бавыр циррозы булганда, йөклелек һәм бала имезгәндә  кулланырга киңәш ителми.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100