news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кара чәйнең нинди файдасы бар?

news_top
Кара чәйнең нинди файдасы бар?

Галимнәрнең халыкара төркеме кара чәйнең кеше организмына уңай йогынтысын ачыклаган. Бу хакта «Свободная пресса» сайты яза. 

Галимнәр фикеренчә, кара чәй антиоксидантларга бай, алар хроник авырулар куркынычын киметә һәм сәламәтлекне ныгыта.

Моннан тыш, кара чәйдә йөрәк өчен файдалы флавоноидлар да бар – алар йөрәк авырулары барлыкка килү һәм инсульт куркынычын киметә.

Чәйдәге полифеноллар һәм микробларга каршы тору үзлекләре эчәклеккә ярдәм итә һәм стресс күләмен киметә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар