news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кара чәчегезне туздырып, иренегезне кызылга буяп»: Илсөя Бәдретдинова «игезәген» эзли

news_top
«Кара чәчегезне туздырып, иренегезне кызылга буяп»: Илсөя Бәдретдинова «игезәген» эзли
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонына яңа идеяләр белән яна. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыклы белдерү куйган. Җырчы «игезәген» эзли. Аңа клип төшерергә үзенә охшаган хатын-кыз кирәк икән.

«Клип төшерер өчен «двойник»ларымны эзлим. Мин беләм, сез бар! Кара чәчәләрегезне туздырып, иренегезне кызылга буяп, фото яки видеоларыгызны куйсагыз, мине билгеләсәгез, бик яхшы булыр иде. Кайдан икәнегезне, исем-фамилиягезне дә языгыз, яме. Охшаган дип тапканнарын күрсәтеп барырмын. Әйдәгез, җәй көне бер «прикольный» әйбер эшләп алыйк», – дип язган ул.

Комментарийларда «Җырчы Зинира инде», «Мөнир Рахмаевның хатыны охшаган бераз» дип язучылар да бар, үзләрененең исем-фамилияләрен калдыручылар да күренгәли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар