Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара бөдрә чәчле, ямь-яшел күзле Алиягә бер күрүдә гашыйк булды...

news_top_970_100

Алия диңгез буендагы кечкенә генә бер шәһәрдә яши. Ул биредә кофе сата торган киоскта эшли һәм һәр көнне төрле кешеләр белән очраша.

Кыз, салкын кышлы туган ягын ташлап, диңгез буена күченде. Инде 25 яше тулса да, күп кешеләр белән очрашып караса да, аның йөрәге ирекле булып калды. Алия аниматор булып та эшләде, ипи дә сатты, хәзер менә диңгез буендагы киоскта кофе сата. Фатир арендаларга, ашар-эчәргә, киенергә һәм хәтта әнисенә бераз ярдәм итәргә дә җитәрлек акча эшли кыз. Туган ягын сагынганда, кайтып та килгәли.

Бер көнне шәһәргә Максим исемле рәссам килде. Ул илһам эзләп килгән, бер кунакханәдә туктаган. Максимга 27 яшь, ул сәнгать мәктәбен тәмамлаган, бер урында гына утырып эшләргә теләге юк иде, егет сәяхәт итәргә ярата.

Алия яши торган шәһәрдә ул атна-ун көн торырга җыена. Иртән Максим кофе эчәргә урын эзләп чыгып китте. Егет диңгез буенда киосклар барын күреп алды һәм шунда таба атлады.

Алия исә иртән эшен башлап кына җибәргән, хуш ис урамга таралган. Кофе эзләп йөрүче Максим Алия янына килеп җитте.

Максим Алияне күрде һәм аның матурлыгына таң калды. Кара бөдрә чәчле, ямь-яшел күзле кыз егетне бер күрүдә гашыйк итте. Шулай итеп, Максим көн саен диярлек бирегә килә башлады. Алар таныштылар, Алиянең эше беткәч, егет аны көтеп ала торган булды. Акрынлап, яшьләр арасында дуслык ныгыды, алар бульвар буйлап йөрделәр, тормыш һәм сәнгать турында сөйләштеләр, көннән-көн аларның хисләре ныгый барды.

Инде кайтып китәр вакыты җиткәч, Максим Алияне калдырырга теләмәде. Ул аңа өйләнеп, бергә сәяхәткә китәргә тәкъдим итте, дөньяның төрле почмакларда илһам эзләргә чакырды. Атна-ун көн белгән кызга Максим кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ул үзен күкнең җиденче катында кебек хис итте.

Алия дә ризалашты, шулай итеп, ул Максимның илһам артыннан сәяхәтендә иптәш булып китте. Алия башта Максимга сәерсенеп караса да, соңрак ул да бер күрүдә гашыйк булу хисе барлыгына ышанды.

Яшьләр хәзер бергә дөнья буйлап сәяхәт итә, Максим рәсем ясый, Алия фотога төшерә, һәм алар иҗади фикерләре белән уртаклашалар.

Аларның мәхәббәте көннән-көн көчәя бара, чөнки алар бу зур дөньяда бер-берсен таптылар. Инде 3 ел Максим белән Алия дөнья буйлап сәяхәт итә. Тиздән алар Алиянең туган шәһәренә кайтып урнашырга җыеналар. Чөнки алда тагын да шатлыклырак вакыйгалар көтелә – Алия бәби көтә, ә Максим аны кулында гына күтәреп йөртә.

Бу матур тарихның дәвамлы булуын телибез...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100