news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кар яву сәбәпле, Татарстан трассаларында машиналар өчен чикләүләр кертелде

news_top

Татарстанның кайбер трассаларында, кар яву сәбәпле, автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелде.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, чикләүләр Р-239 трассасының Чистайдан Әлмәткә кадәрге өлешендә, шулай ук Алексеевск – Әлмәт юлының Әлмәт районы аша узучы өлешендә гамәлдә.

Республика халкына, ашыгыч кирәк булмаса, торак пунктлардан чыкмаска, мөмкинлек булганда шәхси транспорттан файдаланмый торырга киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Һава торышы яхшыргач, кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар