news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кар яуганны озак көттек» – Нурзадә элекке җырын яңарткан

news_top
«Кар яуганны озак көттек» – Нурзадә элекке җырын яңарткан
Фото: Нурзадәнең шәхси архивыннан. Үз рөхсәте белән куела

Нурзадә үзенең репертуарындагы бик матур җырларның берсе – «Карлар ява» җырын яңартып яздырган.

Күп тамашачыларым: «Ник җырламыйсың шул җырыңны?» – дип сорыйлар иде. Менә, юбилей концертларыма да кирәк булыр дип, яңартып эшләттем. Өстәвенә, 2025 елда кар яуганны да озак көттек бит.

Әлеге җыр 1999 елда иҗат ителгән. Бу – минем иң беренче үзем көй язган җырым. Кышкы матур кичтә Гөлшат апа Зәйнашеваның шигырь китабын укып утыра идем. Салмак кына кар ява иде... Күңелдә үзеннән-үзе шушы көй туды, – дип сөйләде Нурзадә әлеге җырның язылу тарихын «Интертат»ка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар