Тимергали хәзрәт телеграм каналында кар турында хәдис язган.
Белә идегезме? Кар турында хәдис бар! Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дип дога кылганы риваять ителә:
Аллааһүммә, таһһирнии бис̣-с̣әлҗи (»с» хәрефе сакау итеп укылы) вәл-бәради, вәл-мә-иль-бәәрид. Аллааһүммә, таһһирнии минәз̣-з̣унууби (»з» хәрефе сакау итеп укыла) вәл-хатаа-йәә, кәмәә йүнәккыйс̣-с̣әүбуль (»с» хәрефе сакау итеп укыла) әбъяду минәл-вәсәхъ.
Мәгънәсе: «Йә, Аллаһым, мине кар, боз һәм салкын су белән пакьләндер. Йә, Аллаһым, ак кием пычрактан чистарган кебек, мине (икенче риваятьтә «минем калебемне» ) гөнаһлардан, хата-кимчелекләрдән чистарт».