Су һәм боз үтә күренмәле булуын һәркем белә. Шундый ук молекулалардан торган кар исә ак төстә. Моның сәбәбе фактлар сайтында чыкты.
Эш эчке структурада. Су өч төрле агрегат халәттә була — сыек, каты һәм газсыман. Сыек булганда ул үтә күренмәле, чөнки яктылык аны аша йотылмыйча узып чыга.
Яктылыкны йоту молекулаларның төзелеш структурасына бәйле. Су каткан чакта, монокристалл барлыкка килә, молекулалар кристаллик рәшәткә төеннәренә каты итеп беркетелгән була. Яктылык боз аша узганда бераз гына кайтарыла һәм сына, шуңа күрә боз да үтә күренмәле була, анда бераз гына тонык урыннар да очрый.
Кар исә каты халәттәге судан ясала, ләкин бик күп сандагы боз кристаллчыкларыннан тора. Яктылык шушы кристаллчыкларга төшеп, тарала, кристалларның кабыргаларына тиеп бик күп тапкырлар сына һәм спектрга таркала. Яктылык призмага эләккән кебек була.
Бу процесс бер үк вакытта гаять күп сандагы кар бөртекләрендә була, аларның һәрберсеннән чагылган яктылык күзәтүченең күзенә килә. Ак төс исә күренә торган спектрдагы барлык дулкын озынлыкларының катнашмасы ул. Ягъни безнең күзләр төрле озынлыктагы дулкыннар күплегенең суммасын — ак төсне күрә.
Ләкин кар һәрчакта да ак булмый. Еш кына анда зәңгәрсу төсмер дә чагыла. Су суның кызыл төсне шәмәхә төскә караганда бераз гына күбрәк йотуы белән аңлатыла. Ягъни безнең күзгә кардан кайтарылган яктылыкта зәңгәр яктылык дулкыннары бераз гына артык була һәм шуңа күрә кар зәңгәрсу төсмерле була.
Яктылык дулкыннары, төсләр һәм аларның ничек барлыкка килүе турында физика фәненең «Оптика» бүлеге өйрәнә.