news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кар кызлары хәрбиләргә Яңа ел чыршылары алып килгән

news_top
Кар кызлары хәрбиләргә Яңа ел чыршылары алып килгән
Видеодан скриншот

Ростов өлкәсендә Кыш бабай һәм Кар кызлары, җәмәгать эшлеклеләре белән бергә, безнең хәрбиләргә 70 миллион сумлык гуманитар ярдәм тапшырган.

«Маш» телеграм-каналына билгеле булганча, бу сумманы «Халык фронты» активистлары җыйган. Әлеге акчага РФ Кораллы көчләре хәрбиләренә 130 «УАЗ Patriot» машинасы, кышкы амуниция, башлыклар, пирчәткәләр, газ плитәләре, мичләр, дизель, җылыта торган җайланмалар сатып алынган.

Шулай ук махсус хәрби-операциядәге егетләргә Яңа ел чыршылары да алып килгәннәр. Хәзер Кыш Бабай һәм Кар кызлары махсус хәрби операция зонасындагы солдатларны күрергә барырга җыена, аларга балалар язган открыткаларны өләшергә әзерләнәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар