Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кар көртендә таптылар». Клубта талашканнан соң ялангач килеш чыгып киткән кыз өшеп үлгән

news_top_970_100
«Кар көртендә таптылар». Клубта талашканнан соң ялангач килеш чыгып киткән кыз өшеп үлгән
"Татар-информ" архивы

Бөек Новгородта төнге клубта низагтан соң, 20 яшьлек кыз һәлак булган. Александра 3 декабрьгә каршы төндә Боровичи шәһәрендә югала. Ул биредәге төнге клубта дуслары белән ял итә. Икенче көнне кыз югалу турында билгеле була. Ул кичә вакытында эзсез югала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кызның мәетен бер тәүлек узгач, кар көртендә – клубтан ерак түгел генә урында табалар. Ул өшеп үлгән.

Александра автоюлчылар көллиятендә укыган, комбинатта сортларга аеручы булып эшләгән. Туган апасы Анастасия сүзләренчә, ул яңа егете янына күченергә, гаилә корырга җыена.

«Без аның белән талашмадык, социаль челтәрләрдә «талашкан» дип язалар. Ул кичтә Саша хезмәттәшенең туган көненә барды. Башта ул сәүдә үзәгендә булган, аннары дуслары белән шул клубка киткән. Без кичке җиделәр тирәсендә соңгы тапкыр сөйләштек, бар да тәртиптә иде», – ди Сашаның егете Алексей.

Иртән Александраны туганнары һәм дуслары эзли башлый. Алар полициягә хәбәр итә. Видеокүзәтү камераларын тикшергәч, кызны табалар. 15 градус салкында ул урамда була.

«Полиция миңа язмаларны күрсәтте. Саша курткасыз һәм сумкасыз килеш клубтан йөгереп чыккан. Бер күлмәк һәм джинсыдан. Мин аның туңган гәүдәсен күрдем. Ул шәхси территориядә койма янында ята иде, койма аша чыккандыр инде, ник – анысы билгесез», – ди Алексей.

Александраның элеккеге егете Григорий сүзләренчә, видеокамерада клубта низаг булуы да сурәтләнгән.

«Саша кем беләндер талашкан, аннары, ярсып, урамга чыккан. Аның үлемендә дуслары гаепле. Аны беркем туктатмаган. Алар Сашаның кимесез килеш чыгып китүен игътибарсыз калдырган. Артыннан беркем чыкмаган», – ди Григорий.

Социаль челтәр кулланучылар Сашаның бер егет белән талашуы, аннары клубтан чыгып китүе турында яза.

«Ул клубка кире әйләнеп керергә теләгән, тик борылышны бутаган. Коймалы тупикка барып чыккан. Бәлки, бераз салган булгандыр, кая барасын аңлый алмаган. Аннары койма аша чыккан, шунда катып үлгән», – дип фаразлый «КП» чыганагы.

Ләкин туганнары кызның исерек булуына ышанмый. Алар, хәмергә нидер кушып эчерткән булулары ихтимал, дип фаразлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100