Татарстанда җылыта, гыйнвар азагына кадәр кар яву ихтималы аз. Бу турыда «Челнинские известия» КФУ галиме Юрий Переведенцевтан белешкән.
Республикада ныклы һава торышы урнашты, явым-төшемнәр дә, җилләр дә юк. Соңгы айда Казанда 17 мм гына кар яуган, нормада исә 45 мм булырга тиеш.
Бүгеннән температура -6 градуска кадәр күтәрелә, төнлә -11 градус, диелә хәбәрдә.