news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кар кайчан эреп бетәчәк?

news_top
Кар кайчан эреп бетәчәк?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстанда алдагы ике ункөнлек эчендә кар тулысынча эреп бетмәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Республикада кар катламы эреп бетүнең якынча даталары 9 апрельдән 17 апрельгә кадәр туры килә. Иң иртә дата – март ахыры, республикада кар катламының иң соң эрүе май ахырында теркәлгән иде», – диде ул.

Феликс Гоголь искәртүенчә, узган кыш республикада рекордлы дәрәҗәдә карлы булды. Календарь буенча кыш ахырына кар катламының иң зур биеклеге республиканың көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш районнарында: Яшел Үзән, Арча, Биектау районнарында һәм Казанда күзәтелде.

«Бөтен кыш дәвамында кар катламының иң зур биеклеге Яшел Үзән районындагы Карамалы Тау метеостанциясендә теркәлде – 105 сантиметрга кадәр. Казанда кар биеклеге 91 сантиметрга җитте, ә көнчыгышта ул ике тапкырга кимрәк булса да, барыбер күп иде», – диде Гоголь.

Хәзер кар катламының биеклеге акрынлап кими. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, якын ункөнлектә республикада явым-төшем көтелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар