Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кар көрте өстендә бәбили» - Тулгагы башланган хатынны хастаханәгә кертмәгәннәр

Түләүле урынга ятарга тиешле хатынны каравылчы капкадан уздырмаган.

news_top_970_100
«Кар көрте өстендә бәбили» - Тулгагы башланган хатынны хастаханәгә кертмәгәннәр
https://pixabay.com

Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә төнлә белән тулгаклый башлаган хатынны хастаханәгә кертмәгәннәр. Каравылчы перинаталь үзәккә кертмәгәч, авырлы хатын баласын кар көрте өстендә тудыра башлый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Йөкле хатын һәм аны ире перинаталь үзәктә бәби табар өчен Киров районыннан килә. Алар түләүле хезмәтләр ала. Тик каравылчы ир-ат йөкле хатынны һәм аның ирен ашыгыч ярдәм машинасы белән килгән очракта гына кертә алам дип белдерә. Ашыгыч ярдәм исә каршы яктагы бинада урнашкан. Ләкин тулгагы башлану сәбәпле, йөкле хатын анда барып җитә алмый, ул медицина оешмасының коймасы янында кар көрте өстендә бала тудыра башлый.

Хатынга ярдәмгә ашыгыч ярдәм станциясеннән табиблар килеп җитә. Бала таба башлаган хатынны ашыгыч ярдәм машинасына кадәр күтәреп алып баралар. Ул баласын медиклар машинасында тудыра. Шуннан соң яңа туган сабый белән аның анасын шул ук перинаталь үзәккә китерәләр.

Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйганы тикшерү бара.

Төбәк хакимияте хәбәр иткәнчә, Сәламәтлек саклау комитеты белешмәсе буенча, авырлы хатын һәм аның ире шәхси машинада була, алар үзәкнең төп капкасы янына килеп туктый, бу капка төнлә ябык тора. Каравылчы машина белән башка капкага килергә әйтә, анда тәүлек әйләнәсе кабул итәләр. Гадәттә авырлы хатыннарны төнлә ашыгыч ярдәм машинасы шунда алып килә. Бала дөньяга килгәч үк аны анасы белән бергә перинаталь үзәк палатасына салдылар, диелә бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта ана белән баланың хәле канәгатьләнерлек. Түләүле хезмәт өчен акчаны кире кайтарачаклармы — анысы әйтелми, диелә бу хәбәрдә.

Башка керү юлы булуы турында белешмәне перинаталь үзәкнең башка хезмәткәре дә раслаган. «Шәхси автомобиль килде. Кем килгәнен кем белсен? Төнлә анда каравылчы булмый. Биредә янгын диспетчеры гына була. Монда беркемне кертмиләр дә, чыгармыйлар да. Ул (каравылчы) камералардан күргән», — ди бу кеше.

Якында урнашкан ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәре сүзләренчә, табиблар авырлы хатынның тавышын ишеткән һәм йөгереп чыккан. Бәхеткә, табиблар арасында акушер да булган.

«Ул (авырлы хатын) ыңгырашты, хәле начар булуын әйтте, „ярдәм итегез“ дип ялварды. Кар өстендә хатын-кыз ятуын, аның бала табуын тәрәзәдән күреп алдык та ярдәмгә йөгердек. Ул машинада бәбиләде», — дип сөйли ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100