news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кар булмаса өшиләр: көздән утыртып калдырган сарымсак һәм суганны ничек коткарырга?

news_top
Кар булмаса өшиләр: көздән утыртып калдырган сарымсак һәм суганны ничек коткарырга?
Фото: Александр Эшкинин / "Татар-информ" архивы

Бакчадагы юка кар капламы уҗымнарга һәм чәчәкләргә начар тәэсир итәргә мөмкин. Бакчачы Мария Гарапшина бу уңайдан берничә киңәш бирде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

«Язын дачаны карап кайтырга кирәк. Берничә тапкыр барып кайту яхшырак та булыр. Әгәр ачык җирләр бар икән, аларга кар күбрәк җирдән кар алып сибәргә кирәк. Көздән утыртып калдырган сарымсак һәм суган, роза, хризантема түтәлләренә кар өстәп чыгарга кирәк. Кирәкле кар капламы 15 сантиметрга кадәр булырга тиеш», – дип сөйләгән Мария Гарапшина.

Бакчачы сүзләренчә, быел туфракта туң 10-15 сантиметрга кадәр, ә ул 30 сантиметрга кадәр булырга тиеш. Корткычлар иртә һәм күпләп чыга башлаячак. Аларны куркыта торган чәчәкләрне һәм үсемлекләрне күбрәк утыртырга, шулай ук төрле препаратлар сатып алып куярга кирәк.

«Кар капламы эреп беткәч, каплагыч материаллар туплап куярга кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, язын салкыннар була. Теплицаларга үсемлекләрне иртә утыртырга ашыкмаска кирәк. Яз җылы булып кар тиз эреп беткәндә, туфрактагы дым тиз китәргә мөмкин. Дачаларга су биргәнчегә кадәр җитәрлек итеп, мичкәләргә һәм башка савытларга кар тутырып куярга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар