news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кар булмаса да, кышын җәйге шиналарда йөргән өчен штраф салалар

news_top

Күп кенә машина йөртүчеләр шиналарны алыштыруны соңгы мизгелгә кадәр кичектерә һәм кулланылган шиналар сатып алып акчаны янга калдырырга тырыша. Әмма сезонга туры килмәгән шиналар кулланган өчен җаваплылык каралган.

«Татар-информ»га автомобиль хокукы белгече Дмитрий Славнов аңлатканча, җәйге чорда (июнь, июль, август) кышкы шиналарда, ә кышкы чорда (декабрь, гыйнвар, февраль) җәйге шиналарда йөрү тыела. Урамда кар булу-булмауның әһәмияте юк: законда тыю календарь айларына бәйле.

«Кар бармы, юкмы — бүген юк, ә иртәгә булачак. Юл хәрәкәте иминлеге һәрвакыт беренче урында булды, тора һәм торачак. Кышын җәйге шиналарда йөрүче автомобиль хуҗалары үзләренә генә түгел, ә тирә-юньдәге башка машина йөртүчеләргә дә куркыныч тудыра», — дип ассызыклады Славнов.

Автоюрист сүзләренчә, машина йөртүче кышкы чорда сезонга туры килмәгән шиналар белән юл-транспорт һәлакәтенә эләксә, бу хәл һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклауга турыдан-туры йогынты ясарга мөмкин. Инспектор машина йөртүченең куркынычсыз араны саклавын һәм катлаулы һава шартларын исәпкә алуын тикшерәчәк.

«Кышкы чорда машина йөртүченең араны сакламаган булуы һәм шуның нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуы сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше буларак каралырга мөмкин. Әгәр машина йөртүче кышкы шиналарда барган икән, димәк, ул гадәти вакыттагыга караганда берничә тапкыр зуррак ара сакларга тиеш», — дип аңлатты Славнов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар