news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кар басачак» – Тиздән Татарстанда бураннар башлана

news_top
«Кар басачак» – Тиздән Татарстанда бураннар башлана
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Россиянең үзәк өлешенә, шул исәптән Идел буена һәм Татарстанга, ноябрьдә үк бураннар киләчәк. «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец «РИА Новости»га сөйләгәнчә, илнең иң көньяк төбәкләрендә генә көз булып кала. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

«Ноябрь башында Үзәк Россияне, шул исәптән Югары һәм Урта Идел буен кар басачак. Шәһәрләрдә «автомобиль кышы» башлана», – дип язган Евгений Тишковец телеграм-каналына. Бураннар төбәкләрдә инде киләсе ялларда ук көтелә.

Татарстан Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, 28 октябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, яңгыр һәм юеш кар явачак.

Төнлә температура -3..+2 градус, көндез +1..+6 градус була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар