news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кар барсын саклауга багышланган матчта «Ак Барс» ышанычлы җиңү яулады

news_top
Кар барсын саклауга багышланган матчта «Ак Барс» ышанычлы җиңү яулады
Фото: ak-bars.ru

Бүген башкалабызның «Ак Барс» хоккей командасы үз бозында «Татнефть Арена»да Казахстанның Астана шәһәре «Барыс» командасын кабул итте. Бу аларның 2026 елгы сезонда беренче очрашуы. Алар үзара соңгы уеннарын 2026 елның 8 гыйнварында үткәргән иде. Уен 3:1 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды.

Бүгенге уенга оештыручылар бик нык әзерләнгән. Алар аны «Җиңелүсез матч» дип атаган, ягъни бу уенга килгән һәр җанатар бүләк белән кайтып китте. Бүләкләр арасында киләсе уеннарга билетлар, хоккейчылар имзасы белән кәшәкәләр, алкалар, команда базасына экскурсия, промокодлар һ.б әйберләр иде. Бу үзенә күрә халыкны уеннарга җәлеп итү өчен маркетинг алым һәм ул уңышлы килеп чыккан да, матчка 8639 җанатар килгән.

Тагын бер кызыклы факт: «Ак Барс» һәм «Барыс» матчлары традицион рәвештә кар барсы популяциясен саклау темасына багышлана. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән 2025 елда Алтай Республикасында Кар барсын саклау буенча Россиядә бердәнбер махсуслаштырылган фәнни комплекс төзелде.

Бу матчта ике җитез команда көч сынашты. Астананың «Барыс» командасы бу сезонда гаҗәеп уен күрсәтә. Алар составларын яңарттылар: берничә легионер (чит ил уенчысы) алдылар, яшьләр дә килеп кушылдылар. Баш тренерлары – Михаил Кравец такымны яхшы төзегән. Тактик адымнар бар. Алка уенчылар арасында бик тиз йөри.

«Ак Барс» тренерлары өчен бу матчка уенчыларны сайлау уңайсызлык тудыргандыр, чөнки теге уенда команданың лидеры Артем Галимовка каршы көндәшләр хоккейчысы көчле алым кулланды, ул җайсыз егылып, җәрәхәт алды (хәтта операция ясатырга да мәҗбүр булды). Шул сәбәпле бу уенга «Ак Барсның» тренерлары бишлекләрдәге уенчыларның кайберләрен урыннары белән алмаштырдылар. Бу матчта Яшьләр хоккей лигасында Казан шәһәренең «Ирбис» командасы өчен чыгыш ясаучы 17 яшьлек Илья Коломыцевка да үз көчен КХЛда сынап карарга мөмкинлек туды. Беренче уенда ук аны озак вакытка чыгармадылар, ул матч буе диярлек эскәмиядә утырды, соңгы 40-50 секундка гына чыгып башкача мохитне татып карады.

Бу хиссияткә бик бай матч булды. Беренче 20 минутта «Ак Барс» хоккейчылары җанатарларын борчуга салгандыр. Бик начар уйнадылар. Бала-чага ялгышлыклары, үзара аңлашылмаучанлыклар күп, мөмкинлекләр аз иде, шул сәбәпле 12 нче минутта «Барыс» һөҗүмчесе Евгений Логвин безнең капкага беренче алкасын кертте. Киләсе минутларда голлар кермәде. Командалар үзара һөҗүмнәр ясадылар, тик берсе дә нәтиҗәле булмады.

Икенче 20 минутта «Ак барс» уенчылары ышанычлы җиңү максаты, теләге белән чыкты. Ул күзгә чалынып торды. Алка озак көттермәде: Равил Якуповның гаҗәеп пасыннан соң, Дмитрий Кателевский бергә-бер чыгып исәпне тигезләде. Бу Әнвәр Рафаилович («Ак Барс» ның баш тренеры) егетләренә өстәмә көч бирде. Озак та үтми Григорий Денисенко «Барыс» сакчыларын алдалап капка артына китеп исәпне арттырды, 2:1 ясады. Бу голның ләззәтен тоеп бетерергә җитешмәгәндер җанатарлар, чөнки икенче голдан соң, бер минут үтүгә «Ак барс» легионеры Митчелл Миллер зәңгәр сызыктан сугып исәпне 3:1 ясап куйды (бу алкага да пасны Равил Якупов бирде, шул рәвешле бу уенда 2 очко җыйды. Ниһаять, унынчы уенга ул үзенең ни өчен составта кирәклеген күрсәтте).

Мондый вакыйгалардан соң, чарасыз калып, «Барыс» тренерлары капкачыны алыштырырга мәҗбүр булды: Шутов урынына Шепард чыкты. Икенче период 3:1 исәбе белән тәмамланды. Өченче период ахырында Кирилл Семенов буш капкага дүртенче алканы кертеп «Ак Барсны» ышанычлы җиңүгә китерде. Ахырдан Никита Лямкин белән Тайс Томпсон эмоцияләрен яшерә алмыйча сугышып та алдылар. Вакыт беткән булса да, аларның икесенә дә бишәр минут штраф бирделәр.

«Ак Барс»ка «афәрин!» диясе генә кала. Яхшы уйнадылар. Состав нык үзгәрде, җитмәсә җәрәхәтле уенчылар да бар, шуңа күрә бишлекләр гел алышынып тора. Яшьләрнең уйнавы сөендерә: бу аларга үзләрен күрсәтергә зур мөмкинлек. Әле плей-оффка кадәр комбинация, тактикаларны шомартырга вакыт бар.

Бу уеннан соң «Ак Барс» 15 очко белән Көнчыгыш конференциясенең 3 нче урынында, ә «Барыс» 10 очко белән 5 нче урында бара.

«Ак Барс» киләсе уенын 2 октябрьдә «Татнефть арена»да Чиләбе өлкәсенең «Трактор» командасына каршы уздырачак. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.

Искәндәр Зиннуров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар