Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кар бөртекләренең матурлык сере нидә?

Кристаллның формасы атмосфера басымына, болытның электр кырына, дымлылыкка, һава температурасына бәйле.

news_top_970_100
Кар бөртекләренең матурлык сере нидә?

Франция галимнәре кар бөртекләре ни сәбәпле шундый матур рәвештә була дигән сорауга җавап биргән. Бу турыда Le Figaro басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Галимнәр фикеренчә, кар бөртеге ясалу кечкенә каты микрокисәкчекләргә су тартылудан башлана. Бу кисәкчекләрнең диаметры йөздән бер миллиметр үлчәмендә булырга мөмкин. Шушы микрокисәкчек тирәли алты кабыргалы призма барлыкка килә. Кристаллның шуннан соңгы үсеше атмосфера басымына, болытның электр кырына, дымлылыкка, һәм, әлбәттә, һава температурасына бәйле.

Французлар ачыклаганча, минус 5–10 градус салкында энәсыман яки бик кечкенә юка багана формасында кар бөртеге ясала. 10–12 градус салкында кар бөртекләре пластинка рәвешендә була.

Бары тик 12–18 градус салкын булганда гына кар бөртекләренең иң матурлары ясала. Алар алты нурлы «йолдызчык» рәвешендә була, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100