Кар астында күмелеп калган сыерларны көрәк белән казып чыгарырга туры килгән - видео
Кар астында күмелеп калган сыерларны көрәк белән казып чыгарырга туры килгән - видео
Американың Дакота штатында Кайл шәһәрендә кар бураны шулкадәрле көчле булган ки, фермерларга кар астында калган сыерларын көрәк белән казып чыгарырга туры килгән. Сыерны азат итү процессын күрсәткән видеоны бер фермер хатын үзенең соцчелтәрдәге аккаунтына элгән.
Кадрларда кар астыннан сыерларның башы гына күренә, анысын да фермерлар махсус, сыерлар тончыкмасын өчен ясаган. Хайваннар тулысынча кар астында калган булган.
"Күпме сыерыбыныз югалтуны әйтә алмыйбыз, җылытканын көтәргә туры киләчәк. Әмма берничә сыерны коткара алуыбыз белән горурланабыз", - дип язган хатын.