Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Капюшонын салырга кушкан». Укучы малай укытучыны класстан куып чыгарган

news_top_970_100
«Капюшонын салырга кушкан». Укучы малай укытучыны класстан куып чыгарган
Владимир Васильев, архив

Самарада 8нче сыйныфта укучы малай укытучы хатынны класстан чыгарып җибәргән. Әлеге вакыйганы видеога төшереп торганнар. Социаль челтәрләрдә таралган шушы кадрларның 2 ел элек төшерелгән булуы ачыклаган. «Комсомольская правда» шул хакта хәбәр итте.

Видеода укучы малайның укытучы хатынны көч белән төртеп чыгаруы, аннары ишекне ябып куюы һәм кире кертмәве күренә. Язмадан аңлашылганча, яклар бер-берсенә ультиматум куйган, һәм яшьлек җиңгән.

«Бар, кит моннан, дим», – ди укытучы.

«Бар, үзең кит моннан. Бар! Без сине куып чыгардык», – ди укучы малай, елмаеп, ул хатынны ишек артына төртеп чыгара.

Ачыкланганча, укытучы бу малайны класстан чыгарып җибәрмәкче була, ләкин үсмер буйсынмый. Талашканнан соң, ул укытучыны үзе төртеп чыгара.

Социаль челтәр кулланучылар, бу хәл Смоленскида булган, дип фаразлый. Видеоны кем куюын хәзер ачыклау мөмкин түгел. Ләкин spb.kp.ru язмадагы малайның анасын эзләп тапкан. Шуннан соң әлеге вакыйга Самарада булуы ачыкланган.

Әни кеше «КП» хәбәренә гаҗәпләнә. Аның сүзләренчә, ул улы белән инде икенче көн рәттән бу видеоның кайдан килеп чыгуын уйлап аптырый.

«Бу видео 2020 елда төшерелгән, алар 8нче сыйныфта укый иде. Язманы моңа кадәр чыгармаганнар. Улым видеоны төшергән сыйныфташыннан язманы бетерүне сораган булган. Менә 2 ел узгач килеп чыкты. Без дә, мәктәп тә шок халәтендә. Кем чыгарганын аңламыйбыз», – ди бу хатын.

Әни кеше сүзләренчә, видео кыскартылган, шуңа күрә низаг сәбәбе аңлашылмый.

«Барысы да вак-төяктән башланган. Улым капюшонын салмаган. Укытучы аңа класстан чыгарга кушкан. Әлбәттә, ул капюшонын сала ала иде. Тик бу – аның «бар кешегә каршы» чагы иде. Укытучыны ишек артына куып чыгарганнар, аннары ул кабат кереп, дәресне дәвам иткән», – ди бу хатын.

Аның сүзләренчә, низагны берничә көн узгач җайлаганнар. 

«Хәзер улым хатын-кызларга кул күтәрми. Ул бик ояла. Аннары бу турыда берничә тапкыр мәктәп администрациясе белән дә сөйләштек. Укытучы яхшы, игелекле һәм мәрхәмәтле. Ул чакта аның да нервысы чыккан. Ул бездән гафу үтенүне кабул итте. Нәтиҗәдә, бөтен кеше үз урынында калды, беркемне дә куып чыгармадылар, эштән җибәрмәделәр. Хәзер, видео чыккач, кемгәдер зыян килмәсен иде. Низаг бер тапкыр булды, аны тиз генә көйләделәр», – ди малайның анасы.

Әлегә бу малай белән укытучы очрашмаган. 2022 елның җәендә егет авариягә очраган, ул хәзер өйдә укый. 

«Тиздән операция була, ул бик борчыла. Ул укып бетереп, университетка керергә, IT-белгеч булырга тели. Армиягә барыр иде, алмаслар инде. Аны «йөри дә алмас» дип уйлаганнар иде, менә тернәкләнәбез. Табибларга рәхмәт», –ди үсмернең анасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100