news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Капсулалы кер юу чарасын дөрес кулланасызмы?

news_top
Капсулалы кер юу чарасын дөрес кулланасызмы?
Владимир Васильев

Кер юа торган сыек чаралы капсулада сыек юа торган чараның бөтен ингредиентлары була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Капсуланы кисәргә һәм ертып ачарга кирәкми, ул үзе дә суда эри. Бер тапкыр кер юу өчен бер капсула гына кулланыла.

Капсуланы буш барабан эченә салыгыз, аны барабанның арткы өлешенә куегыз, аннары гына керләрне тутырыгыз.

Машинага керләрне күп итеп салмагыз, керләр белән барабанның өске өлеше арасында 10 см чамасы буш ара калырга тиеш.

Капсуланың этикеткасында язылган температурада юыгыз. Температура 30 градустан югарырак булырга тиеш дип язылса, димәк, аның тышы шуннан да кимрәк температурада эреми дигән сүз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар