news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Капкынга эләккән кәләш: туй машинасын су баскач, кыз түбәгә менеп баскан - видео

Кәләш күлмәген чиста килеш, чылатмыйча саклап калган.

news_top
Капкынга эләккән кәләш: туй машинасын су баскач, кыз түбәгә менеп баскан - видео
Америкадагы Нью-Джерси штатында көчле яңгырлар яуганнан соң, шәһәрләрне су баскан. Су капкынына туйга баручы кәләш тә эләккән. Бу турыда Вести каналы хәбәр итте.

Машина суда бата башлагач, кәләшкә түбәгә чыгып басарга туры килгән. Аны полиция хезмәткәрләре коткарган. Кияү бу вакытта кайда булган - хәбәрдә әйтелми.

Кәләш күлмәген чылатмыйча саклый алган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге штатта су басу нәтиҗәсендә, парковкалардан машиналар агып киткән. Җимерек машиналардан чүплек хасил булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар