Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Капитолийга Трамп тарафдарлары бәреп керде, Байден президент дип игълан ителде

АКШта сәяси кризис.

news_top_970_100
Капитолийга Трамп тарафдарлары бәреп керде, Байден президент дип игълан ителде

АКШ Конгрессы Джо Байденның президент дип сайлануын таныды.

Байденга барлыгы 306 тавыш бирүченең тавышын алды, Дональд Трампныкы - 232.

Конгресс президент дип игълан иткәннән соң АКШ кануннары буенча, Трампның үз кандидатурасын расларга мөмкинлеге калмый. 20 гыйнварда Байденның инаугарациясе көтелә.

Конгресс утырышы алдыннан Дональд Трамп сайлау нәтиҗәләре ялган дип чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, Трампка теләктәшлек белдергән меңләгән кеше Капитолийга - Конгрессның утырышлар бинасына бәреп керде. Бәрелешләр вакытында 4 кеше үлгәнлеге билгеле. Бер хатын-кызны полицейскийлар атып үтергән, 3 кеше чуалышлар вакытында фаҗигале очракларга юлыккан.

АКШта мондый чуалышлар гражданнар сугышыннан соң (1861-1865) булмаган. Капитолий бинасын соңгы тапкыр инглизләр белән сугыш вакытында - 200 ел элек басып алган булганнар.

Трамп тарафдарлары бәреп кергәч, сенат утырышын кичектерергә туры килгән. Трамп халыкны тәртипкә чакырды.

Конгресс, гауга чыгу сәбәпле, Трамп тарафдарларының дәгъваларын караудан баш тартты. Байденны президент итеп таныды.

Трамп, сайлау нәтиҗәләре белән риза булмаса да, президентлык вазифасын Байденга тапшыру тыныч булачак дип белдерде.

Трамп шулай ук "президентлыкка беренче срокның азагы тәмамланса да, Американы бөек итәчәк көрәшнең башлангычы" булачагын әйтте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100