Көз җиткәч, бакчачылар уңышны машинага төяп, өйгә алып кайта башлый. Җиңел машинаны «Газель» урынына куллану никадәр куркыныч, һәм алма, кабачки, кәбестә, бәрәңге төягәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга? Бу турыда «АиФ» яза.
Яшелчәләрне капчык белән җиңел машинага төяргә кирәк булса, шуны истә тотыгыз – машинаны идәннән түбәсенә кадәр тутырмагыз.
Авыр йөк төяп булса да, җиңел машина зур йөк ташу өчен каралмаган. Салондагы пассажирлар һәм йөртүче белән бергә җиңел машинага иң күбе 450 кг салып була. Салонда инде 3 кеше утырса, йөккә 210 кг кала. Бу – иң күбе 4-5 капчык яшелчә дигән сүз. Шуңа күрә яшелчә ташыганда, 1 пассажир гына алыгыз. Бу очракта тагын 80 кг әйбер төяп була дигән сүз.
Йөк төягәндә, массалар үзәге, күчәрләргә йөкләнешне исәпкә алыгыз. Бөтен капчыкны багажникка тутырсаң, арткы күчәргә авырлык килә. Шулай итеп арткы подвескалар кысыла, амортизаторлар эше бозыла.
Ләкин иң начары – артка таба «утырган» машина белән идарә итү кыенлаша. Багажниктагы йөк авырлыгы машинаның массалар үзәге белән «конфликтка» керә. Нәтиҗәдә машина стабиль бармый. Борылышларда тайгаклап китү куркынычы барлыкка килә.
Шуңа күрә капчыкларның бер өлешен арткы утыргычка, идәнгә куегыз.
Машина өстендәге багажникка да күп итеп әйбер төямәү хәерле. Түбәдәге авыр йөк машина белән идарә итүне кыенлаштыра. Өстә 100 кг дан артык йөк булса, авышу куркынычы зур. Шуның аркасында тәгәрмәчләр шуа, машина юл кырыена таба китә башлый. Һәм авария куркынычы барлыкка килә.
Идеаль очракта – йөкне салонга тутыру. Арткы утыргычларны яткырып, багажник белән салоннан бер бүлек оештырыгыз. Йөкне машина уртасынарак салырга тырышыгыз.
Һәр капчык 40 кг була дип санасак, 7-8 капчык төяп була. Машина ватылмасын, юллар имин булсын өчен, артыгын төяп йөрмәгез!